Бүген Раково Әлши авыл җирлегендә мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм " Буа муниципаль районы мәдәният Идарәсе» МКУ җитәкчесе Ринат Гыймранов килделәр.
Кунаклар клубның яңартылган бинасын карадылар, музейда булдылар. «Авыл мәдәният йорты-клуб кына түгел, ул халыкның аралашу һәм ял итү үзәге. Әлеге мәдәният йорты авыл халкын тагын да берләштерер, буш вакытларын төрле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирер дип ышанам», – дип ассызыклады Ранис Камартдинов.
Ачылу тантанасыннан соң Әлши авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерты булды.