Буа муниципаль районы башкарма комитеты, профсоюз оешмалары координация советы һәм эш бирүчеләр арасында килешү имзаланды

2018 елның 28 декабре, җомга

Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында 2019-2021 елларга социаль партнерлык кысаларында Буа муниципаль районының профсоюзлар оешмалары һәм эш бирүчеләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Килешүгә кул куюда Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, профсоюз оешмалары координация советы рәисе Руслан Сафин һәм шәхси эшмәкәр Владимир Ильин катнаштылар. Әлеге килешү социаль партнерлык принципларын гамәлгә ашыру, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын һәм эшмәкәрлекне стабильләштерү һәм үстерү, социаль һәм хокукый яклау, Буа муниципаль районы халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча уртак эш алып баруны тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International