2018 елда республика Ветераннар советы беренчел ветераннар оешмалары арасында өч категория буенча: - предприятиеләр, төрле милек рәвешләрен оештыру;-яшәү урыны буенча һәм - министрлык, ведомстволар, югары уку йортлары, учреждениеләр буенча 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурсның 1 нче этабы үткәрелде.
Конкурс комиссиясенә 150дән артык башлангыч оешмадан конкурс материаллары керде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында Буа муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары да бар. Мәсәлән, 3нче урынны "Сетевая компания" ААҖ филиалы" Буа электр челтәрләре "ветераннар оешмасы (рәисе Айрат Җиһаншин) яулады, шулай ук министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары, иҗтимагый учреждениеләр арасында өченче урынга Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп нең ветераннар оешмасы лаек булды, рәисе Лидия Колесникова. Районың Боерган авыл җирлеге ветераннар оешмасы Нина Малышева җитәкчелегендә 1 нче этап конкусында актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.
Котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез.