Кичә Буа муниципаль районының Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче Курамшин Сәгыйть Мостафа улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Гафурова, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Рамил Җамалетдинов һәм Иске Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котладылар. Лаеклы ялга Сәгыйть абый Казан шәһәренең ЭВМ заводыннан китте, анда механик булып эшләде. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.