Гыйнвардан бакча бәяләре арту турында ел ахырында ук хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында кыйммәтләнүнең сәбәбе мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүдә чыгымнар арту белән бәйле диелгән.
Район мәгариф идарәсен-нән алынган мәгълүматларга караганда, безнең районда балалар бакчаларына түләү бәяләре арту район башкарма комитетының 2018 елның 18 декабрендәге 397/ик-п номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Бүген шәһәрдә – 13, авыл җирлекләрендә 29 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе эшли. Аларда барлыгы 1882 бала исәпләнә. Балалар өчен түләүгә федераль һәм муниципаль ташламаларның, компенсацияләрнең элеккечә калачагын әйттеләр. Районда 332 гаиләдә 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Әлеге категориягә караган гражданнардан түләү 50 процент кына алына. Бакча өчен бөтенләй түләмәүчеләр исемлегенә инвалид бала тәрбияләүче (андыйлар саны – 25 әү) һәм тәрбиягә алучы ( 11 бала) әти-әниләр керә. Республика матди ярдәм бүлегенең 15 номерлы Буа районы бүлекчәсе белгечләре әти-әниләргә ташламалар өчен гаризаның дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша да тапшырып булуын искәртә. Сораулар килеп туганда мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе белән килешү төзегән зат (ягъни әти-әни) 6 номерлы кабинетка килеп мөрәҗәгать итә ала.
Мәгариф идарәсендә шәһәрдә балалар бакчаларында эш режимы элеккечә калачак, дип белдерделәр. Кайбер әти-әниләр бакчаларда эш графигын атнага 5 эш көненә генә калдыру тәкъдиме белән дә чыккан иделәр. Җитәкчелек моннан берничә ел элек районда бакчаларга баласын йөртүче әти-әниләр арасында сораштыру уздырылуын, катнашучыларның 62 проценты моңа каршы булганлыгын белдерде. Авыл җирлекләрендә исә, моннан дүрт ел элек бакчага йөрү статистикасы өйрәнелеп, бакчаларның эшчәнлеге атнага 5 көнгә генә калдырылган иде. Район буенча аларда өч төрле вакыт режимы гамәлдә. Монысы, ташламалар һәм эш режимы буенча.
Ә хәзер түләүнең нинди формула буенча башкарылуын тагын бер кат искә төшерәбез. Мисал өчен, 3 яше тулмаган ясле яшендәге бала һәр көнне садикка китерелсә, айлык түләү 4084 сум булачак. Шуның 3411 сумы абонент түләү (урын өчен), 673 сумы – туклану өчен. Туклануга билгеләнгән сумманы календарьдагы тулы эш көннәре санына бүләргә һәм балагыз бакчага йөргән көннәргә тапкырларга кирәк. Мәсәлән: 673 сум (туклану өчен билгеләнгән сумма): 27 (эш көне) = 24,92 Х 20 (мисал өчен бала шулкадәр көн бакчага йөргән) = 498,4 сум. Әлеге суммага айлык абонент түләвен кушыгыз да, менә сезгә айлык түләү килеп чыга. Түбәндә китерелгән таблицада яңа бәяләр белән танышыгыз.
Шәһәрдәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә яңа бәяләр
(12 сәгатьлек 6 эш көне исәбендә)
1 яшьтән 3 яшькә кадәр: 4084 сум = 3411 сум абонент түләү + 673 сум туклану өчен (түләү 168 сумга арткан) 3 яшьтән 7 яшькә кадәр: 3963 сум = 3202 сум абонент түләү + 761 сум туклану өчен (түләү 163 сумга арткан)
Төркемнәрдә төрле яшьтәге балалар тәрбияләнүче “Йолдызкай”,
“Миләшкәй”, “Дюймовочка” мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә
1 яшьтән 3 яшькә кадәр: 3604 сум = 2931 сум абонент түләү + 673 сум туклану өчен (түләү 149 сумга арткан) 3 яшьтән 7 яшькә кадәр: 3545 сум = 2784 сум абонент түләү + 761 сум туклану өчен (түләү 206 сумга арткан)
Авыллардагы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә (5 көнлек эш сәгате исәбендә) 9 сәгать эшләүче балалар бакчаларында
1 яшьтән 3 яшькә кадәр: 2766 сум = 2318 сум абонент түләү + 448 сум туклану өчен (түләү 114 сумга арткан) 3 яшьтән 7 яшькә кадәр: 2848 сум = 2283 сум абонент түләү + 565 сум туклану өчен (түләү 117 сумга арткан)
Районда (Ырыңгы, Кыят, Алших, Әлши, Татар Буасы, Карлы авылларындагы балалар бакчаларында эш режимы үзгә булу сәбәпле, түләүләр килешү нигезендә башка бәяләрдән исәпләнә.