Татарстанда яшәүчеләр каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләре өчен бер кешедән аена 71,95 сум түләячәк. ИЖСКА килгәндә, сумма 78,05 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА"
Иң элек Татарстан Республикасында яшәүчеләр чүп чыгарган өчен квадрат метрдан 2,8 сум түләгәннәр. Узган ел республикада калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларын сайладылар. Мәсәлән, Көнчыгыш зонада чүп белән «Гринта»ҖЧҖ шөгыльләнәчәк. Казан һәм республиканың тагын 21 районы кергән Көнбатыш зонада - "ПЖКХ "ИК " ҖЧҖ.