Өметсез хәлне җиңеләйтергә. Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм Казанның хоспис җитәкчесе Владимир Вавилов Буада

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм Казанның хоспис җитәкчесе Владимир Вавилов бер төркем табиблар белән Буага килде шушы көннәрдә. Районнардагы беренчел звено медицина хезмәткәрләрен – авыл фельдшерларын, участок педиатрларын, терапевтларны авыр хәлдәге пациентларның хәлен җиңеләйтү буенча комплекслы паллиатив ярдәм күрсәтергә өйрәтү ниятендә.

Әлеге семинар “Чиксез паллиатив” республика проекты кысаларында башкарылды. Бу уңайдан Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә хәй-рия эшләре буенча легендага әверелгән Владимир Владимирович залдагылар алдында чыгыш ясап:

– Паллиатив медицина ул беренче чиратта дәваларга мөмкин булмаган пациентларны авыртудан арындыру, якыннарына психологик ярдәм күрсәтү. 2014 елда Казанда беренче хосписны без балалар өчен дип, ачкан идек. Тик тәҗрибә шуны күрсәтте: өлкәннәргә дә мондый учреждение кирәк икән. Хәзер икенчесен төзиячәкбез. Сезнең районда да мондый пациентлар бар, аларга сез дөрес медицина ярдәме күрсәтергә тиешсез, - диде. Ә андый авырулар белән ничек эшләргә, монысын Казан онкологы Илсур Шәймәрданов, хоспис табибы Татьяна Ахантьева һәм башкалар сөйләделәр. Соңгысы – Буа районыннан 7 яшьлек Анастасия Илюшкинаның дәвалаучы табибы булган.

 – Настя 4 ай буе хосписта яшәде. Аңа баш мие шеше диагнозы куелган иде. Кызганыч, аны декабрь аенда югалттык... Безнең медицина учреждениесе, башкалардан аермалы буларак, табиб-пациент мөнәсәбәте белән генә чикләнми, - диде Татьяна Борисовна. Шуннан ул хоспис сайтыннан Настяга багышланган постны да күрсәтте. Ә анда мондый сүзләр язылган.

“Бүген без Настя белән хушлашабыз. Кыз биредә Ходай бүләк иткән һәрбер көнгә шатланды – хоспис территориясендәге паркта үрдәкләр ашатты, яраткан пончиклары, аның өчен махсус пешерелгән какао белән сыйланды. Әти-әнисенә соңгы тапкыр матур күлмәк алырга киңәш бирдек... Тыныч йокла, кечкенә фәрештә!” дип язылган анда (тикмәгә генә хоспис халык телендә “Фәрештәләр йорты” дип атамыйлар).

Кызына һәм үзенә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт белдергән өчен Настяның әнисе Оксана Урмаева да бик рәхмәтле.

– Настябыз җыр-бию түгәрәкләрен бер дә калдырмады, тере, чая иде. 9 ай ярым гына авырды. Хоспис хезмәткәрләре авыр вакытта яныбыздан китмәделәр. Анда киң йөрәкле кешеләр эшли, сабырлыклары олысына-кечесенә җитә. Чиксез рәхмәтлебез. Мондый ярдәм кешеләргә бик кирәк, дип әйтәсем килә, - диде Оксана Анатольевна.

Очрашу ахырында Владимир Вавилов залдагы медицина хезмәткәрләренә паллиатив ярдәм күрсәтү буенча уку узганлыкка сертификат һәм әлеге темага багышланган буклетлар тапшырды һәм мондый пациентлар азрак булсын иде, дип теләкләр теләп саубуллашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International