2019 елның 18 гыйнварында Буа шәһәренең "Аленушка" балалар бакчасында "Россиянең Ел тәрбиячесе – 2019" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча: 1 урын – Ельчиева Екатерина Андреевна, «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасының музыка җитәкчесе, 2 урын-Сафиуллина Ильвира Әсфир кызы, «Светофорик» балалар бакчасы тәрбиячесе, 3 урын – Абдуллина Гөлия Гаравдин кызы, «Әкият» балалар бакчасының педагог-психологы. Буа муниципаль районы данын «Россиянең Ел тәрбиячесе – 2019» һөнәри осталык конкурсының зона этабында"АБВГДЕЙКа" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Ельчиева Е. А. һәм «Светофорик» балалар бакчасы тәрбиячесе Сафиуллина И. А. яклаячак.
Аларга уңышлар телик!!