Бүген, 21 гыйнвар көнне Шәһәрнең мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киләсе елда беренче киңәшмә узды.
Эшче киңәшмә конкурслар һәм ярышлар җиңүчеләрен бүләкләүдән, шулай ук яңа билгеләнешләр турында белдерүдән башланды.
Район башлыгы Марат Җәббаров күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен республиканың Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды, югары һөнәри казанышлары өчен «Татмедиа» АҖ хезмәткәрләренә Ранис Әхмәтшинга һәм Илсөяр Мөхәммәтҗановага Россия Журналистлар берлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр рейтингында 1 урын өчен 15000 сумлык сертификат белән җирлек башлыгы Гөлчәчәк Булатова җитәкчелегендәге Нурлат авыл җирлеге бүләкләнде. Шулай ук халыкара, бөтенроссия музыкаль конкурсларда һәм спорт ярышларында призлы урыннар алган район укучылары да котлау һәм бүләкләр алдылар.
Аннары киңәшмә кысаларында 2018 елда авыл җирлекләре эше нәтиҗәләре буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Буа РЭСы начальнигы Виктор Быченков катнашучыларны предприятиенең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнары, 2019 елга планнар белән таныштырды, Буа шәһәре идарәче компаниясе ҖЧҖ эше турындагы хисап белән Виктор Мясников чыгыш ясады. Шулай ук шәһәрне Яңа ел белән бизәү, уздырылган Яңа ел чаралары, үзара салым акчаларын җыю һәм урамнарны кардан чистарту мәсьәләләре дә күтәрелде. Киңәшмә ахырында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов Буа районының һәм Буа шәһәренең оператив хәле турында сөйләде.