Бу вакытта сулыкларда кыш саен " балык йозагы" башлана. Балык массалы рәвештә кислород җитмәү сәбәпле, боз астында һәлак була. Мондый нәтиҗәләрне булдырмау өчен кичә, 21 гыйнварда, Төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле "Зөя буйлары" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Буа шәһәренең Лицей-интернаты укучылары белән берлектә Олы Кырлангы авылы күлендә «Балык-Булсын» акциясен үткәрде. Анда әлеге уку йортының 10 нчы сыйныф укучылары катнашты, алар биология укытучысы Фәридә Төхвәтуллина белән бергә бозда лункалар казып, аэрация тәэмин итү өчен лункаларга салам салдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кислород җитмәүдән балык үлүне булдырмау эшенә һәркем үзеннән килгәнчә өлеш кертә ала. Ярдәм күрсәтү өчен төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле " Зөя буйлары "дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә мөмкин.