Иске Мәртле авылында уникаль сыер фермасы бар. Биредәге сыерларга хөрмәт тагын кайда бар икән?! Эш фәлсәфәсе шундый –сөтлебикәләргә яхшы икән, барысына да әйбәт булачак. “Акыллы ферма”дагы хәлне үз күзләребез белән күреп кайттык.
Беренче карашка ферма-ның башкалардан аермасы юк – сыерлар, бозаулар асралучы биналар, урамда йөртү өчен кардалар һәм башкалар. Төзекләндерелгән генә. Хуҗасы – Адав-Толымбай авылында туып-үскән, хәзерге көндә Казанда яшәүче Илгиз Әхмәтҗанов та гаять тыйнак кеше булып чыкты.
– Һөнәрем буенча мин ветеринар. Республикада җитәкче урыннарда хезмәт куйдым. Эшем буенча Россиянең төрле шәһәрләрендә, чит илләрдә булдым, авыл хуҗалыгы яңалыклары белән таныштым. Менә шушы бай тәҗрибәне бер “йодрыкка җыеп”, гамәлгә ашырасы гына калды. Минем кебек идеяләр белән йөрүче танышым белән сыер фермасы белән “Акыллы сыер” дип аталган идарә итүче махсус компьютер программасы булдырдык. Идеябез уңды, хәзер ай саен 2 миллион сум тирәсе чиста табыш алабыз, – дип сөйләде ул.
Төп керем, әлбәттә, сөттән. Биредә тәүлеккә уртача 7 тонна сөт савыла. Тагын да артачак диләр – моның өчен күп сөт бирүче токымлы тана бозаулар сатып алганнар. Беррәттән яңа туган үгез бозауларны да реализациялиләр, бусы – өстәмә табыш.
Ак, кызыл, сары тамгалы бозаулар
Без кергән аерым бинада 47 баш тана бозау асрала. Аларның читлекләренә ак, кызыл, сары тамгалар беркетелгән. Монысы бозауларның яшенә карап азык рационын билгеләү өчен кирәк – бертөрле тамгалыларга чиста сөт (яңа туганнарга), икенчеләренә пропорция буенча коры сөт тә кушалар. Бозау караучы махсус күчмә сыемнан һәрбер бозауга бер ашатканда 2 литр сөт яки сөт катнашмасы агыза. Җиһаз артыгын “бирми”, чөнки ул шулай программалаштырылган, бары бинадагы һава температурасы 15 градустан түбән төшсә генә азык күләме арттырыла. Яңа гына туган бозауларга аерым “табын” – алар өчен туңдыргычта пластмасса шешәләргә тутырып катырылган угыз сөтләре саклана. Бу – яшь организмны витаминнарга баету һәм иммунитет булдыру өчен бирелә.
Җиленне ак салфеткаларга сөртәләр
Сыерлар бинасына кергәч, игътибарыбызны тирес чыгару транспортерындагы кулланылган кәгазь тастымаллар һәм баганалардагы яшел һәм кызгылт-сары уклы элмә такталар җәлеп итте. Илгиз Гаделҗанович моны болай аңлатты: савымчылар сөт сауганчы һәм эш беткәч тә җиленне махсус сыеклык белән эшкәртәләр, бер тапкыр кулланылучы тастымалларга сөртәләр (беррәттән сыер җилененә массаж да ясала), аннан сөтне кечкенә кара савытка савып карыйлар, төсе үзгәрсә, бу авыру билгесе булырга мөмкин, кичекмәстән бу хәбәр белгечкә җиткерелә, ди. Ә элмәләргә килгәндә, яшеле – ашату, кызгылт-сарылысы тирес чистарту зонасын белдерә, ди. Тагын бер сәер билге безне җәлеп итте – кайбер сыерларның койрык өсләрендә зур кызыл тамга бар. Баксаң, әлеге махсус мендәрчек малның нәсел калдырырга әзер булуын билгели икән. Моны тиз арада күреп алып, язып куйган савымчыга хезмәт хакына 200 сум өстәлә. Аннан ясалма орлыкландыручы эшкә керешә. Анысы үз күрсәткечләреннән чыгып, һәрбер бозауның кайсы көнне туачак икәнен язып, программага кертә. Биредә буазланган сыерлар бозаулыйсы аена карап аерым ябыла. Бозау китерү срогы якынлашкан саен асрау шартлары яхшырак, мәсәлән, гыйнвар аенда бозаулаучылар күбесенчә җылыда тора, февраль, март аенда нәсел бирүчеләр әле күбрәк урамда, кардада йөри.
– Күрдегезме, барысы да сыерлар өчен. Беренче урында – алар, аннан соң – фермадагы эшчеләр, чылбырның иң соңында гына мин. Киресенчә булса, күп сөт алырга өметләнеп булмый, – ди хуҗа.
Система шулай: “акыллы фермада” хезмәткәрләрне камчылап эшләтмиләр. Вазифаңны төгәл башкарасың икән, хезмәт хакын күбрәк аласың. Барлык эшне ферма мөдире контрольли. Аның смартфонына иртәдән кичкә кадәр программалаштырылган эш графигы кертелгән. Вакыты җиткәч нәрсә эшләргә кирәклеген смартфон күрсәтә. Хезмәткәрләр башкарган эшне фотога төшереп җибәрәләр. Җитәкче гаджетында моны күрә. Җитешсезлек өчен хезмәт хакы кими, ә эшкә инициатива күрсәтү өстәмә стимуллана.
Белгәнебезчә, компьютерны алдап булмый, менә шундый “акыллы ферма” ул.