Ачык диалог. ТР Дәүләт Советы депутаты гражданнарның хисап җыелышында катнашты

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин Буа муниципаль районының Кыят авыл җирлегендә гражданнарның хисап җыелышында катнашты.
Кыят авыл җирлеге башлыгы М. М. Храмова, авыл мәктәбе директоры Б. С. Лукоянов, балалар бакчасы мөдире Е. С. Корунова, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Н. С. Корунова, авыл җирлеге территориясендә эшләүче «Кыят» ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры В. А. Грачев, полициянең участок уполномоченные Р. Р. Ларин ел дәвамында башкарылган эшләр турында хисап белән чыгыш ясадылар.

Кыят авыл җирлеге-районда иң эре 7 торак пунктны берләштерә, аларда 400дән артык йорт исәпләнә һәм меңнән артык кеше яши. 2018 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, авыл халкының көндәлек проблемаларын хәл итү, җирлек территориясен төзекләндерү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү, законлылык һәм хокук тәртибен саклау һәм имин яшәү шартларын булдыру буенча зур эш башкарылды.
Район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре авыл халкына федераль законнардагы үзгәрешләр, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге яңалыклар турында актуаль мәгълүмат җиткерделәр, авыл халкына ярдәм чараларын күздә тоткан төрле программаларда катнашу шартлары белән таныштырдылар, аларда актив катнашырга чакырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р. Р. Гайзатуллин үз чыгышында республиканың социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде, халыкның тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча алып барыла торган эшләр белән таныштырды.
Соңыннан авыл халкы белән ачык диалог булды, алар үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр, аңлатмалар һәм җаваплар алдылар. Актуаль мәсьәләләрнең бер өлеше 2019 елда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге программасы нигезенә һәм перспектив планнарга керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International