Буа студентлары Татьяна көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

25 гыйнвар көнне барлык укучылар үзләренең беренче «һөнәри бәйрәмнәрен» - Студентлар көнен, ә Татьяна - үз имениналарын билгеләп үтә.
Бүген Россия студентлары көне. Буа инде күптәннән студентлар шәһәре булып санала. Буа уку йортларында-ветеринария техникумында, медицина училищесында, КСЮИда бүгенге көндә 1000нән артык студент белем ала. Бәйрәм уңаеннан кичә аларны шәһәребезнең Яшьләр паркына чакырдылар.  Барлык студентларны Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Олег Панцырев котлады. Мәдәни үсеш үзәге алар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырды. Иң активларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International