Яшь буалылар Ленинградны азат итүгә 75 ел тулуга багышланган акция үткәрделәр

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

ТР Буа шәһәренең 2 нче лицее "РОСТ*ОК" отряды активистлары Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә 75 ел тулуга, Ленинградның батырлыгы һәм аның яклаучылары истәлегенә багышланган лицей укучылары һәм шәһәр халкы арасында " Ленинград җиңүе тасмасы"  исемле акция үткәрделәр.
Акция барышында республика Мөстәкыйль балалар проектында катнашучылар  Ленинград халкының 900 көн һәм төн дәвамында геройларча үз шәһәрләрен ничек яклавы турында сөйләделәр, бу датаны бөтен ил өчен бәяләп бетергесез дәрәҗәдә булуы турында сөйләделәр. "Рост *ОК" отряды акциядә катнашучыларга истәлекле тасмалар тараттылар. Ленинград җиңүе тасмасы "Ленинградны саклаган өчен" медале төсләрен кабатлый һәм ул ике төсле тукымасыннан тора: зәйтүн - җиңү символы булган һәм яшел - тормыш төсләреннән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International