Төп миссия - авыл халкын яклау. Район кулланучылар җәмгыяте 2018 елдагы эш өчен хисап тотты

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген, 25 гыйнварда, 2018 ел йомгаклары буенча район кулланучылар җәмгыяте вәкаләтле пайчыларының отчет җыелышы булды, шулай ук алга таба эшләргә тиешле бурычларны билгеләү буенча да эш алып барылды. Җыелыш район башлыгы Марат Җәббаров, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, шулай ук кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре катнашында узды.

Узган елда башкарылган эшләр турындагы хисап белән Буа районы кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Илдар Камалов чыгыш ясады. Үзенең докладында ул сәүдә, җәмәгать туклануы, җитештерү һәм башка юнәлешләрдә планнарны үтәү эшенә анализ ясады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Район кулланучылар җәмгыяте 20 сәүдә ноктасын берләштерә, шуларның 12се-шәһәр һәм 8се-авыл. Узган ел 1 кибетнең уртача айлык товар әйләнеше 639 мең сум тәшкил иткән.

Ширкәт эшен район башлыгы Марат Җәббаров та бәяләде. Ул булган ресурсларны эшкә җигәргә һәм хезмәт күрсәтүнең югарырак дәрәҗәсенә күтәрелергә, сатып алучыга товарларның төрледән-төрле ассортиментын тәкъдим итәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Шулай ук Марат Азат улы коллективка барлык мәдәни, бәйрәм чараларын, көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да эшләрендә уңышлар, базардагы позицияләрендә тотрыклылык теләде.

Башка чыгыш ясаучылар шулай ук коллектив алдында сәүдә күләмнәрен арттыру, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, эшнең яңа формаларын һәм ысулларын эзләү буенча катлаулы бурычлар торуын билгеләп үттеләр һәм куелган максатларның үтәлешен теләделәр.

Агымдагы елга планнар төзеп, җыелучылар, көндәшлекле өстенлекләрен файдаланып, ирешелгән позицияләрне саклап калырга әзер булуларын белдерделәр. Ә моңа эшне иң яхшы оештыру, дөрес һәм грамоталы идарә карарлары белән генә ирешергә мөмкин.

Буа районы кулланучылар җәмгыятенең хисап чорында башкарган эше канәгатьләнерлек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International