Муллану Вахитов исемендәге гимназия үзенең укучыларын җыйды.

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Традиция буенча гимназия гыйнварның соңгы шимбә кичендә үзенең чыгарылыш сыйныф укучыларын җыя. Быел бу көн 26 нчы гыйнварга туры килде. Кичәне оештыручы 11 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Венера Наил кызы Исхакова, очрашуга  килгән элеккеге укучыларыбыз өчен кызыклы һәм истәлекле булсын өчен, зур тырышлык куйдылар.  Кичәне   Зилә Садыйкова һәм Ильяс Сәйтморатов  бик оста итеп алып бардылар. Очрашуга килүчеләр дә  бик актив булдылар, уеннарда бик теләп катнаштылар һәм  үзләренең истәлекләре  белән уртаклаштылар. Соңыннан алар, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән бергә  сыйныф бүлмәләренә таралып, очрашуны дәвам иттеләр.

Еллар узган саен  гимназия белән ара ерагая,  суына бара, ләкин мәктәп еллары турындагы истәлекләр югалмый,  хәтер сандыгының кайсыдыр почмагында мәңгелеккә сакланып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International