Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Яшүсмер" клубы әгъзалары өчен Ленинград шәһәрен блокададан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган дәрес үткәрделәр. Белгечләр балалар белән берлектә стенгазет ясадылар, анда ачлыкта һәм салкында калган кешеләрнең бөтен фаҗигасен чагылдырдылар.
Без совет кешеләренең батырлыгы белән горурланабыз, блокадада һәлак булучыларның барысын да хәтерлибез. Бүгенге көндә без ата-бабаларыбызның батырлыгын хәтерлибез һәм хөрмәтлибез. Алар ярдәме белән без иминлектә яшибез һәм илебез белән горурланабыз.