29 гыйнварда ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында "Манзара" татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасы чыгачак.
Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова хуҗаларга һәм сатып алучыларга күчемсез милек объекты белән мошенниклык гамәлләреннән качарга ярдәм итәчәк киңәшләр бирәчәк.
«ТНВ» телеканалында "Манзара " программасын 6.10 сәгатьтә карагыз. Программа повторын «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында 16.10 сәгатьтә карарга мөмкин.
Матбугат хезмәте