Буа шәһәренең 2 нче лицее базасында Буа һәм Буа муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Шахмат турниры" узды. Турнирда шәһәр һәм районның 11 гомуми белем бирү учреждениесеннән 15 команда катнашты.
Киеренке уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
- кече яшь төркеме 1 урын - М.Вахитов исемендәге Гимназия командасы. 2 урын-Буа шәһәренең Лицей-интернаты командасы һәм 3 урын-Буа шәһәренең 2 лицее.
- өлкән яшь төркемендә 1 урын-Яңа Чәчкап урта мәктәбе командасы; 2 урын-Буа шәһәренең Лицей-интернаты командасы; 3 урын - М.Вахитов исемендәге гимназия командасы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез.