Бүген район Советының утырышлар залында район башлыгы Марат Җәббаровның район халкыннан сөт җыю һәм сатып алу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән чираттагы киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария хезмәте, санэпидемстанция вәкилләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм сөт кабул итү пунктлары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында сөтнең сыйфаты, район территориясендә сөт җыю һәм эшкәртү кооперативлары булдыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль район территориясендә халыктан сөт җыючы 20 дән артык кеше, бәясе бер литры өчен уртача 18 сум тәшкил итә.
Марат Азатович фикеренчә, халыктан артык сөт җыюны оештыру җитди мәсьәлә, дөрес оештырганда да, ул халыкка үз продукциясен сатып алуда, өстәмә керем алуда, эшмәкәрләргә үз бизнесларын оештырырга, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыер асрауда халыкны кызыксындырырга, аларның баш санын арттырырга ярдәм итә.