Буа муниципаль районының социаль яклау бүлегендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды, анда социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең, опека органнарының, мәдәният бүлегенең җаваплы белгечләре һәм башкалар керә.
Утырыш барышында 4 гаиләдә ата-аналар үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган хәлләр каралды. Шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында ведомствоара учетта торучы гаиләләрне этаптан этапка күчерү мәсьәләсе хәл ителде.
Утырышта шулай ук профилактика структураларының гаиләләре белән эш нәтиҗәләре каралды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде. Киңәшмәдә гаилә иминлекләрен кисәтү һәм иртә ачыклау мәсьәләсенә аерым урын бирелде.