Буада татар халкының үсеш стратегиясе проекты буенча фикер алышу уза

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 30 гыйнварда, Буа муниципаль районында татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышу буенча Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы уза.

Стратегия буенча фикер алышуда республиканың 8 районыннан 300гә якын кеше катнашачак. Алар Буа, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Спас районнарының район башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, мәгариф, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, республиканың иҗтимагый оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.
Пленар утырыш алдыннан катнашучылар Буа районының «Ак каен» балалар бакчасында, Р. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә, Буа драма театрында булдылар.
Бу минутларда Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә пленар утырыш уза. Аның кысаларында, җәмәгатьчелек каравына Стратегия эскизы тәкъдим ителәчәк. Фикер алышу барышында катнашучылар аны эшләп бетерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алачаклар.  Документ нигезендә, 2020 елга кадәр Бердәм этномәдәни киңлекне булдыру, 2030 елга кадәр — татар тормышын җайлаштыру, 2050 елга кадәр — татар халкын тотрыклы үстерү планлаштырыла. Дистәдән артык башлыктан торган Стратегия үз эченә татарларның тормыш-көнкүрешен оештыру, мәгариф, мәдәният (тел, гореф-гадәт, сәнгать, әдәбият), мәгълүмат киңлеген ала.
Фикер алышулардан соң, татар халкының үсеш стратегиясе проекты 15 июньдә узачак татар имамнары һәм «Болгар җыены» форумында тәкъдим ителәчәк. Татар халкының стратегиясе 2019 елның 30 августына эшләнеп бетереләчәк, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International