Фермер Кубайкин: “Роботлар турында хыялланам”

2019 елның 1 феврале, җомга

Ырыңгы авылыннан фермер, гаилә фермасы хуҗасы Алексей Кубайкин күптән түгел Голландиядәге коллегалары эшчәнлеге белән танышып кайтты. Бүген ул анда популяр булган сыер савучы роботларны үзендә булдыру теләге белән яши.

Моның чынга ашмас-лык хыял түгеллеген дә белә. Роботлаштырыл-ган фермалар илнең төр-ле төбәкләрендә, хәтта Татарстанның Саба районында да бар.

– Дәүләт ярдәме, ягъни “60/40” программасы бе-лән алу бик отышлы булыр иде, – ди ул. Аныңча, роботларның өстенлекле яклары күп. Беренчедән, кул хезмәтен киметә. Икенчедән, сөтнең сыйфатын яхшырта.

– Голландиядә фермерлар сөтне экстра-класс белән тапшыра. Ул инде балалар азыгы өчен яраклы. Робот сауган сөт бер генә түгел, ә берничә сыемга җыела. Мәсәлән, сыерда мастит авыруы бар икән  – гомуми массага кушылмый, шулай ук җилендәге беренче тамчылар да аерым савытка туплана,– ди Алексей. Анда һәр сыердан уртача 30 килограмм сөт савып алалар. Араларында 40ар литр би-рүче терлекләр дә бар. Һәрберсенә робот аерым якын килә. Кайсына күпме концентрат бирергә кирәклеген ул һәрберсенең муенына тагылган чиплар буенча билгели. Малларны ел әйләнәсе бертөрле ашаталар. Шулай ук кайсы кайчан савылырга тиешлеген яки савылмыйча калганын да, каплатырга вакыт җиткәнен дә  шуның буенча ачыклый. Сүз уңаеннан, сыерлар кимендә өч тапкыр савыла анда. Хуҗа кешегә компьютерга карап, тикшереп торырга гына кала. Алексей әйтүенчә, голландияле фермерлар фермаларыннан бер дә аерылмыйлар, диярлек. Чөнки алар йортлары янында ук урнашкан. Бездәге кебек, эшкә барыр вакытны сәгатькә карап билгелисе түгел. Урамга чыккан арада да хайваннарын күзәтеп алалар. Шулай ук аларда сыр пешерү популяр. Ул цехлар да шунда ук урнашкан. Ә продукция-ләрен чират торып алып китәләр.

– Голландиягә баруны роботлар җитештерүче “Лейли” фирмасы оештырды. Җиде көн эчендә 6 фермер хуҗалыгында  булдык. Барысында да шулай, – ди Алексей.

Аның үзенә сыерларны роботлар белән савуны оештыру өчен яңа сыер абзары төзергә кирәк булачак.

– Алар минем бүгенге бинага караганда киңрәк. Сызымнарын да алып кайттым инде. Төзелеш материалларына килгәндә, аерма юк дәрәҗәсендә. Биналар шулай ук каркаслы. Күбесендә түбәсен миндәге кебек поликарбонат белән япканнар. Кайберләрендә ян-яннарына япма гына эленгән. Анда җәйге климат бездәге кебек. Кыш кына суык түгел. Кар ике-өч тапкыр ява. Берсе без барган чакка туры килде, – ди ул. Сыерларны бәйләмичә асрыйлар. Алексей да шул ысулны куллана. Бүген аның гаилә фермасында роботларсыз да шактый мул продукция җитештерелә. Савым һәр сыердан уртача 17 килограмм тәшкил итә. Бу күрсәткеч 25 килограммга җиткән сыерлар да шактый. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә асралучы 150 баш сыерның барысы да беренчегә бозаулаган.  Былтыр 70 баш нәселле таналар кайтарткан. Алар өчен республика бюджетыннан субсидия бирелгән. 

Гадәти фермада роботлар кебек һәр сыерга аерым игътибар күрсәтеп кенә булмый. Ә калганы барысы да оештырылган. Җитәрлек күләмдә  терлек азыгы әзерләнгән. Моның өчен Кубайкиннарның 550 гектар җирләре бар. Аның 150сендә үләннәр, калганында бөртеклеләр үстерелә. Патока, сыгынты кебекләрен сатып алалар. Рацион кирәкле микроэлементлар белән баетыла. Бозаулар вакыты җитеп килүче сыерларга солы пешереп ашаталар. Азыкны азык тараткыч белән тараталар. Көн саен 1,4 тонна сөт экстра ук булмаса да, югары сорт белән тапшырыла. Кыскасы, заманча ферма кул сузымында гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International