Агымдагы ел белән Мәскәүдә, Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда яңа төрле салым гамәлгә керде. Ул – һөнәри керемгә салым.
Бу хактагы 422 номерлы Федераль законда билгелән-гәнчә, түбәндәге “кысаларга” туры килүче, ягъни җитештерелгән товарны мөстәкыйль сатучы яки хезмәт күрсәтүче, үз һөнәри эшчәнлеге башкарганда эш бирүче дә, ялланган хезмәткәр дә булып тормаган, календарь елга 2,4 миллион сумнан күбрәк кереме булмаган, яңа салым гамәлгә кергән территориядә яшәгән Һәнәри физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр керемгә салым махсус режимын ирекле кабул итәргә хокуклылар. Әлеге салымны түләүче сыйфатында исәпкә кую “Минем салым” түләүсез мобиль кушымта аша, яки Россия ФНСы сайтында “Һөнәри керемгә салым” салым түләүче кабинетына кереп, яисә шуңа вәкаләтләнгән банклар аша башкарыла.
Исәптән төшерү – “Минем салым” кушымтасы аша.
Салым чоры булып календарь ай санала. Беренче салым чоры булып исәпкә баскан көннән алып аннан соң килүче айның ахырына кадәр календарь вакыт алына. Салым узган календарь чордан соң килгән айның 25нче числосына кадәр кертелергә тиеш. Әйтик, гыйнварда исәпкә басучылар беренче салымны мартның 25нче числосына кадәр түләргә тиеш. Салым органы исә “Минем салым” кушымтасы аша узган салым чорыннан соң килүче айның 12нче числосыннан да калмыйча түләнергә тиешле салым суммасын хәбәр итә, түләү реквизитларын да күрсәтә. Әгәр сумма 100 сумнан да азрак чыкса, ул киләсе салым чорындагы салым суммасына кушылып түләнәчәк.
Салым түләүчедән отчет та, контроль-касса техникасы урнаштыру да таләп ителмәячәк.
Билгеләнгән срокка салым кертелмәгәндә салым органы әлеге датадан соң ун көннән дә соңга калмыйча кушымта аша салымны түләү таләбен җибәрәләр. Шулай ук салымнар һәм җыемнар турындагы законнар положениеләрендә билгеләнгән салым түләү бурычы, түләү сроклары, салым бурычының күләме, пенялар зурлыгы, аларны түләттерүләр турында сылтаманы да җиткерәләр.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Буа районы һәм шәһәре буенча һөнәри салым түләү буенча 10 кеше исәпкә баскан.