Көн саен 10-15 километр чаңгыда йөгерү берни түгел сиксән яшен тутыручы Рәшит абый Ибраһимовка. Соң, районда беренче булып СССРның спорт остасы исемен алган “егет” бит ул.
–Спорт мине сәламәт итте. Мин үз яшемне тоймыйм,– ди ул. Чит кешеләр дә аңа 65тән артыкны бирми. Ә аның артында нәтиҗәле һәм саллы спорт тормышы, укытучылык-тренерлык хезмәте.
– Мин сугыш чоры баласы. Бик авыр еллар булса да, спортка тартылдык. Чаңгыларны үз иттем. Хәтерлим әле: дүртенче сыйныфта укыганда әтинең абыйсы таудан шуа торган чаңгылар биреп торды. Шулар белән, өлкәннәрне дә узып, Адав-Толымбай авылы мәктәбе беренчелеген оттым, – ди ул балачак елларын искә алып. Шуннан соң җиңгән ярыш-бәйгеләрен санап бетерү дә мөмкин түгел. Җиденчедән соң укуын дәвам иткән М. Вахитов исемендәге мәктәп, район, Казан дәүләт педагогия институты, “Уңыш” җәмгыяте, республика данын яклап, җыелма команда составында кайларда гына чыгыш ясамый. Хәер, беркүпме чаңгыларсыз “яшәп ала”. Буа мәктәбенә күчкәч укуын ташлап, киномоторист булып эшкә урнаша. Ялгыш кына стадионда спорт ярышына туры килә. Анда катнаша һәм дистанциянең яртысында хәле бетә.
– Шунда күнегүләрсез ерак китә алмавымны аңладым һәм үземә спорттан аерылмаска сүз бирдем, – ди ул. Һәм беркайчан да әйткәненнән читкә тайпылмый, укуын дәвам итә, начар гадәтләрне еракка “куа”, үзен яхшы чаңгычы итеп таныта. Эстафеталарда җитез чаңгычы һәрвакыт беренче этапта чаба. Шәхси беренчелектә озын дистанцияләрне аеруча үз итә, көндәшләрен таудан төшкәндә түгел, ә менгәндә уза. Менә шундый үҗәтлеге, чыдамлыгы белән авыл малае 1962 елда, студент чагында СССРның спорт остасы исеменә лаек була.
– Ленинград өлкәсенең Кавголово авылында 30 километрлы дистанциядә көчлеләр йөгерүендә катнаштым. Анда илнең төрле төбәкләреннән 150ләп спортчы, нигездә спорт осталары көчен сынады. Миңа бу исемне алу өчен аларның 10-15ен узарга кирәк иде. Финишка 44нче булып килдем, – ди Рәшит абый. 22 яшьлек егет шул рәвешле районның спорт осталары исемлеген ачып җибәрә. Озакламый аны авылдашлары Петр Захаров, Мәсгуть Измайлов, Закирҗан Якупов һәм тренерлары Сабирҗан Нәфыйков тулыландыралар.
Институтны тәмамлаганнан соң хатыны Венера белән районга кайталар. М. Вахитов исемендәге мәктәпкә эшкә урнаша. Озак тотмый армия сафларына алалар. Анда ике ел чаңгыда йөгереп, тагын бик күп җиңүләр яулый. Мәктәбендә эш булмагач, Ульяновск шәһәренә китеп урнашалар. Анда “Спартак” җәмгыятендә тренер булып эшли башлый, физкультура училищесы ачылгач, шунда күчә. Бу хезмәткә 42 ел гомерен багышлый. Шул дәвердә 4,5 мең укучыга белем бирә. Укучылары арасында ел саен 10-15е чаңгы буенча беренче разряд нормасын үти. Аннан бик күпләре спорт остасы дәрәҗәсенә дә күтәреләләр. Рәшит Әхәт улы лаеклы ялга 68 яшендә чыга һәм Ибраһимовлар туган авылга әйләнеп кайталар.
Хәзер Рәшит абый атнасына дүрт-биш тапкыр Наратлык урманын урый, яшьләрне спортка тарту өчен янып яши, ярышларда катнаша, аларны оештыра да. Күптәнге хыялы – чаңгы базасы ачылуга да бик шат ул.
– Тиз төзеделәр. Анда кайчан гына килсәм дә кеше бар. Прокатка чаңгысын алырга да, җылыда киенеп-чишенергә дә мөмкин. Бик рәхәт, – ди ул. Тагын районда велосипед ярышлары оештыру теләге дә бар аның. Бу төр бәйгеләрдә дә дүрт ел көчен сынаган.
– Велосипедта әле тузан туздырып йөрим. Ул тезләр авыртуын төзәтә, – ди.
Районда бик күпләр аны үзенең укытучысы итеп саный. Шундыйларның берсе – үзе дә күп спортчылар тәрбияләгән Рифкать абый Бикмуллин.
– Тренерлык эшендә аның алымнарын кулланырга тырыштым. Ә җитезлегенә яшьтән сокландым. Бервакыт Ульяновск шәһәрендә бер ярышта катнаштык. Без, 15-16 яшьлек егетләр, ир уртасы Рәшит абыйны узарбыз, дип уйладык. Ә ул безне әлләникадәр артта калдырды, – ди ул елмаеп. Ә күршеләре, туганнары, авылдашлары кешелекле, ярдәмчел булуы өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу хакта редакциябезгә хат та юллаганнар. 58 ел тату гомер итеп, өч бала тәрбияләп үстергән, оныклар сөюче гаиләгә без дә изге теләктә калабыз. Рәшит абыйның әле бик озак еллар чаңгы юлларын такыр тотуын телибез.