Кабаннарга – кукуруз, пошиларга – ярма

2019 елның 1 феврале, җомга

“Зөя буйлары” заказнигы хезмәткәрләре узган атнада сулыкларда бәке тишеп, балыкларны кислород кытлыгыннан коткарсалар, бу юлы урман җәнлекләрен кышкы ачлыктан алып калырга ашыктылар. Ничек? 

Заказник начальнигы Илнур Гыйбадуллин хезмәт автомобиленең багажнигына төрле ярмалар шыплап тутырып, Каенлык урманына таба юл алды.

– Быел кар күп, урманда бигрәк тә. Җәнлекләргә  аның тыгыз катламын ачып, азык табуы авыр. Шуңа да җимлек куелган маршрутларга еш чыгарга тырышабыз. Без салган азыкларны ашаганнармы, юкмы икәнен контрольләп торабыз, – диде ул.

Контрольләү дигәннән, бу статистика экологларга хайваннарның никадәр дәрәҗәдә ач булуы, кардагы эзләргә карап, нинди төрләре җимлекләр янына килүе, аларның саны арту-артмавы хакында да белергә ярдәм итә. Илнур Искәндәрович белдерүенчә, күбесенчә җимлекләрдән пошилар, кыр кәҗәләре һәм кабаннар туклана. Соңгылары өстә-мә азык эзләп, авыл фермалары янындагы сенаж базларына да килгәлиләр. Чөнки алар яраткан ризыклары – туралган кукуруз исен сизәләр.

– Быел әле ачлыктан хәлсезләнгән хайваннар очрамады. Алдагы елларда үлгән кабаннар күрергә туры килде. Бу, гадәттә, язга якынлашкан чорда була. Кышын ачлы-туклы йөргән хайванның иммунитеты бетә, җир кардан ачылганчы яши алмый, - диде ул.

Урманга кергәндә кайбер агачларның кәүсәләренә беркетелгән почта әрҗәлә-ре кебек агач җимлекләр игътибарыбызны җәлеп итте. Илнур Гыйбадуллин боларын куяннар өчен махсус куелган дип аңлатты. Җимлекнең өске өлешенә коры печән, астына тоз кыстырылган. Соңгы елларда райондагы урманнарда гадәти соры куяннардан тыш, аклары да күбәюе күзәтелгән. Моны без карга төшкән эзләрнең күп булуыннан да күреп белдек.

Снегоход зур җимлекләр янына туктады. Анда печән, ярма калдыклары бар иде әле. Без дә бодай, карабодай сибеп чыктык. Территориядә эзләр шактый. Экологлар әйтүенчә, пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар ашагач, биредә тупланып торалар икән. Бу, гадәттә, кышкы салкында, җилле вакытта була, алар бу көннәрне кырда бик күренмиләр. Аннары тагын бер үзенчәлеген дә әйтте безгә сәфәрдәшебез: әлеге хайваннарның хә-терләре яхшы, кечкенәдән әниләренә ияреп килеп биредә тукланган кабан яки поши, бервакытта да бу урынны онытмый, ди. Әлеге “хәтер маршруты” буыннан-буынга күчә, дип тә өстәде.

– Хайваннарның кышлау чорын аучылар да җиңелләштерә. Аларның һәрберсе җимлекләрне карап, азык тутырып торалар. Бу кемнеңдер кушуы түгел, ә үзләре аучылык территорияләрендә җәнлекләрнең кимемәве өчен тырышалар, - диде заказник начальнигы.

Бу изге эшкә барыбызның да өлеш кертә алуын да әйтте ул. Печән, ярмаларны урман кырыена куеп калдырырга була. Иң мөһиме – азык черегән булырга тиеш түгел. Алайса файда урынына зыян ясавың бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International