Кичә, 1 февральдә, И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсына йомгак ясалды. Финалда конкурсның зона этапларында җиңү яулаган 26 ата - ана комитеты катнашты.
Буа муниципаль районын конкурста Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты тәкъдим итте һәм мактаулы 3 урынны алды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өченче ел рәттән ата - аналар комитетлары конкурсын үткәрә. Финал программасында катнашучылар үзләренең «Безнең күңелле дус сыйныфыбыз» визит карточкаларын тапшырдылар, тәкъдим ителгән юнәлешләрнең берсе буенча үз проектларын якладылар: гражданлык активлыгы, сәламәт яшәү рәвеше, профориентация, социальләштерү, экологик һәм хезмәт тәрбиясе. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, милли ата-аналар ассоциациясе вәкилләре, КФУның психология һәм мәгариф институты, Казан инновацион университеты укытучылары, республиканың әйдәп баручы педагог-психологлары кергән жюри бәяләде.