Бүген Буада өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының 40нчы утырышы узды, анда Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислек итте. Утырышка шулай ук Буа шәһәр прокуратурасының юстиция өлкән киңәшчесе Марс Фәткуллин; район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев; район финанс-бюджет палатасы рәисе Альберт Вәлиулов; «Буа МПП ЖКХ» АҖ директоры Ирек Әхмәтгалиев; «Буа районы һәм Буа шәһәре ИК» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Мясников чакырылган иде.
Утырыш депутатлар тарафыннан ТР Буа муниципаль районының Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәләне караудан башланды. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына күпчелек тавыш белән Олег Панцырев билгеләнде. Алга таба Буа шәһәр Советының 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән катнашучыларны шәһәр башлыгы Марат Җәббаров, 1нче бер мандатлы округ буенча депутат Роберт Шагалиев, 5нче бер мандатлы округ буенча депутат Эдуард Албутов, 6нчы бер мандатлы округ буенча депутат Резедә Азизова таныштырдылар. Буа шәһәре Башкарма комитеты эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Олег Панцырев хисап тотты.