"Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика финалын ябу тантанасы узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

"Арктика" боз сараенда 2006-2007 елгы яшь хоккейчылар арасында үткәрелә торган исемендәге «Алтын алка» клубының республика этабы финалын тантаналы ябу  һәм бүләкләү булды. Анда Татарстан Республикасының Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, район башлыгы Марат Җәббаров, «Татарстан – Яңа гасыр» Югары республика иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, «Алтын алка» региональ клубы рәисе, баш судья Михаил Бойцов, ярышларны һәм судьялыкны оештыру буенча Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе Владимир Суслов, Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Евгений Илюшин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, ярышларда Казан шәһәреннән, Алабуга, Чирмешән, Кукмара, Әгерҗе, Зәй, Яшел Үзән һәм Буа районнарыннан 8 команда катнашты. Өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Кукмара районының «Ягуар» командасы җиңү яулады, Яшел Үзән районының "Юлбарыслар" командасы көмеш, Зәй районының «Яшьлек» командасы бронза булды. "Алтын алка"ның иң яхшы уенчылары да билгеләнде:

Иң яхшы капкачы-Сергеев Кирилл («Юлбарыслар» командасы, Яшел Үзән шәһәре);

Иң яхшы сакчы-Ганиев Әмир («Ягуар» командасы, Кукмара шәһәре);
Иң яхшы һөҗүмче-Гришин Данил ( Зәй шәһәре "Яшьлек " командасы);
Иң яхшы уенчы-Зинин Станислав (Буа шәһәре, «Арктика» командасы).
Командаларга акчалата бүләкләр һәм клюшкалар комплекты алуга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International