"Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе" үз эшен дәвам итә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Буа  муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “ 2019 нчы елда да үзенең эшен дәвам итә.  Чираттагы дәрес Буа медицина училищесында узды. «Шәфкать туташы эше” дәресләрен алып баручы укытучы Масленцева  Елена Александровна ничек дөрес итеп  авыруларның шәхси гигиенасын башкарырга, урын – җирен алыштырырга,  юындырырга өйрәтте.

 Нәтиҗәдә социаль хезмәткәрләр каты авыруларны караганда туган сорауларга җавап, күп кенә файдалы  мәгълумәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International