Боерган халкы интернат-йортта яшәүчеләр янында булдылар.

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Кичә, 4 февраль көнне, Буа муниципаль районы Боерган авыл җирлеге ветераннар советы әгъзалары авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева белән берлектә Буа шәһәренең инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортында булдылар. Өченче тапкыр үткәрелә торган акция барышында интернатта яшәүчеләргә бәйләнгән әйберләр (оекбашлар, тапочки), шулай ук күлмәкләр, яулыклар һ.б. тапшырылды.

Барлык әйберләр дә Боерган авыл җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан җыелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International