Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә ТР ДОСААФ Яр Чаллы мәктәбе призына Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган ярышлар узды. Бу турнирда Сабитова Руниза Загфяр кызы җитәкчелегендәге, тренер Смирнов Андрей Сергеевич белән берлектә Сапсан хәрби сәнгать клубы спортчылары, чыгыш ясады. Районның спорт казанышлары копилкасына буалылар 2 алтын медаль китерде - Смирнов Данила, Хөсәенов Риназ; 1 көмеш медаль - Смирнова Варвара; 3 бронза - Исламов Ислам, Сәлахиев Рәсим, Низамов Әмир.
Татарстан Республикасының WKC Федерациясенең гомумкоманда зачетында Буа шәһәре укучылары 3 нче урынны алды. Спортчыларыбызны һәм аларның остазларын котлыйбыз һәм аларга яңа спорт җиңүләре телибез.