Яшь буалылар икмәк пешерүче һөнәре белән таныштылар

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары - инвалид балалар өчен «Икмәк – бөтен баш!" исемле Буа икмәк заводы буенча экскурсия уздырдылар. Экскурсия Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елын үткәрү кысаларында оештырылды.

Чара түбәндәге максат белән оештырылган: балаларны икмәк пешерүче һөнәре белән таныштыру, балаларның төшке аш өстәлендә иң мөһим продукт турында белемнәрен баету, аларда икмәк һәм аны булдырган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү. Заводның тәҗрибәле пекарьлары балаларга икмәк каян алына һәм аның пешерү серләре турында сөйләделәр.      
            Чара ахырында балаларга татлы күчтәнәчләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International