Кичә, 5 февраль көнне, Р.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе басасында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашында Буа муниципаль районы мәгариф советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды.
Утырыш барышында һөнәри юнәлеш бирү эше турында Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Македонская сөйләде. «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ директоры Илдар Гыйниятуллин һәм «Буа медицина училищесы» ДАУ директоры Рамил Гыймадиевның «Эшче һөнәрләр елы: Планнар, программалар, перспективалар» темасына, "Алтынчәч" балалар бакчасы мөдире Лилия Халитованың "ФГОС нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә инновацион эшчәнлек" темасына докладлары тыңланды.