Лицей-интернат базасында Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре аэробика буенча сәламәтләндерү бию марафоны үткәрделәр, анда Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем мәктәбе, Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен Лицей-интернат укучылары катнашты.
Марафон нәтиҗәләре буенча иң яхшы унлыкка Таҗетдинов Муса, Шадрин Никита, Төхвәтуллина Ләйсән, Корбанова Мәдинә, Әхмәтшина Диана -Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбеннән; Төхвәтуллина Имилия, Ведерников Данил, Кәримуллина Илза, Низамова Регина - аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем мәктәбеннән; Ефремова Дарья, Салахова Айзилә, Смирнова Аида - Лицей-интернат укучылары.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.