Буалылар скандинавия йөреше техникасын үзләштерәләр

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең "Сәламәт булу-яхшы яшәү" дигән социаль проекты тормышка ашырыла. Проект өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

Проектны тормышка ашыру социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе «Гармония» спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеген оештыру буенча хезмәтләр спектрын киңәйтергә, өлкән яшьтәге гражданнарның актив тормыш рәвешен алып бару өчен шартлар тудырырга һәм актив озын гомерле булырга мөмкинлек бирәчәк.
    Проект Татарстан Республикасы территориясендә «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында откан грант акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен скандинавия йөреше өчен таяклар сатып алынган һәм дәресләрне оештыру өчен төркем формалаштырылган.

Беренче дәрес барышында проектта катнашучыларга скандинавия йөреше техникасы буенча инструктаж үткәрелде, таякларны ничек дөрес тотарга һәм кул белән эшләргә киңәшләр бирелде. Дәрес Буа шәһәренең Яшьләр паркында саф һавада узды.
    Скандинавия йөреше техникасын үзләштерү дәресләре атна саен сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтә Буа шәһәренең Яшьләр паркында үткәреләчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International