Сезнең фикер кирәк

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Хайваннар  дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Татарстан территориясендә 2019-2020 елларда ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материалларын әзерли.

Гражданнар, юридик затлар, җәмәгатьчелек оешмалары ОВОС материалларының алдан билгеләнгән варианты буенча кисәтүләрен, тәкъдимнәрен агымдагы елның 20 мартына кадәр 4200021, Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы, яисә ojm@tatar.ru электрон адресы буенча Комитетка җибәрә алалар.

Материалларны дәүләт экологик экспертизасына әзерләү буенча гавами тыңлаулар да оештырылачак. Буа районында ул 21 мартта, 10 сәгатьтә Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 “А” адресы буенча узачак. ОВОСның алдан билгеләнгән материаллары белән Комитетның Интернет челтәрендәге http://ojm.tatarstan.ru  рәсми сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International