«Лыжня России-2019» XXXVII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында Буа муниципаль районында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары, югары уку йортлары укытучылары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар арасында чаңгы ярышлары узачак. Гадәттәгечә, ярышларны Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе оештыра. Ярышлар 9 февральдә 10.00 сәгатьтә башлана.
Катнашучыларны чаңгы базасында 9.30 сәгатьтән теркәү көтә. Чаңгычылар узышка табиб һәм командир оешма җитәкчесе тарафыннан расланган гариза булганда кертелә.
Исегезгә төшерәбез, «Лыжня России» чаңгы ярышлары бик популяр һәм ел саен бөтен ил буенча уза. Үз яшь төркемнәрендә җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнәләр.
Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз.
Ярышлар программасы:
Массакүләм старт:
10.00 сәгатьтә-гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (5-7 сыйныфлар) (егетләр -2 км, кызлар - 1 км)
10.15 сәгать – гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (8-9 сыйныфлар) (егетләр -2 км, кызлар - 2 км)
10.30 сәгатьтә – гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары( 10-11 сыйныфлар), урта махсус уку йортлары студентлары (егетләр - 3 км, кызлар - 2 км)
Авыл мәктәпләренең составы - 10 кеше, шәһәр мәктәпләренең составы - 25 кеше һәм аннан да күбрәк. Урта махсус уку йортлары командаларыннан катнашучылар составы чикләнмәгән.
11.00 сәгатьтә - укытучылар, эшчеләр, хезмәткәрләр һәм ветераннар (ирләр – 3 км, хатын-кызлар - 2 км). Катнашучылар составы чикләнмәгән.
11.15 Сәгать - предприятие, оешма җитәкчеләре (2 км.)
Укытучылар, эшчеләр, хезмәткәрләр һәм ветераннар арасында 3 яшь төркеме бүләкләнә: 40 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар, 60 яшькә кадәр, 60 елдан артык.
Шәхси зачет һәр яшь төркемендә аерым алып барылачак.