Районның Туган якны өйрәнү музеенда " Батырлык дәресе" узды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Буа туган якны өйрәнү музеенда совет гаскәрләренең Сталинград сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган 5нче гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары өчен «Батырлык дәресе» үткәрелде. 1942 елда Идел буе рокады участогы - Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясе төзелешендә катнашкан Фәрхизәдә Гыйззәтулла кызы Хәмидуллина һәм Буа тимер юл станциясең хәрби һәм хезмәт даны бүлмәсен караучы Тамара Владимировна Нигъмәтуллина музейда кунакта булдылар.
Дәрес кысаларында укучыларга "Сталинград. Җиңү хроникасы" һәм Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзүгә багышланган видеоролик курсәтелде. Хезмәт ветераны Фәрхиздә Гыйзәтулла кызы балалар белән төзелеш барышында якташларыбызның фидакарь хезмәте турында истәлекләре белән уртаклашты һәм яшьләргә Бөек Ватан сугышы елларында сугыш һәм хезмәт батырлыклары турында истә тотарга һәм хөрмәтләргә теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International