Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә Буа муниципаль районы территориясендә "Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе " республика конкурсының I этабы узды.
Конкурсның I этабында катнашу өчен конкурс материалларын "Мелиоратор" ТИҮ, «Студенческий» ТИҮ, " Заводской" ТИҮ, "Питомник" ТИҮ тәкъдим итте.
Конкурс комиссиясе йомгак ясады һәм иң яхшыларны билгеләде:
1 урын – «Студенческий» территориаль иҗтимагый үзидарәсе
2 урын - «Заводской» территориаль иҗтимагый үзидарәсе
3 урын – «Мелиоратор» территориаль иҗтимагый үзидарәсе
Җиңүчеләр әлеге конкурсның II этабында катнашачак.