Тимербай авыл җирлегендә ел нәтиҗәләрен ясадылар

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рәүф улы Буа муниципаль районында гражданнарның чираттагы хисап җыелышында катнашты. Тимербай авыл җирлегендә ел нәтиҗәләрен ясадылар. Хисап елында башкарылган эшләр турында авыл җирлеге башлыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре сөйләделәр. Җирлектә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, терлекләрнең һәм кош-кортларның баш санын саклау һәм арттыру, халыкның үзмәшгульлеген үстерү буенча зур эш башкарылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин үз чыгышында республиканың социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре, халыкның тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде.
Аннан соң авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр, аңлатмалар һәм җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International