Буалылар "Ел казанышлары – 2018 " III Республика премиясенең төп этабында ярыша.

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

"Ел казанышлары – 2018 " һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе органнары арасында III Республика премиясе конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы инициативасы белән «Ел студенты»Татарстан Республикасы еллык студентлар премиясе тәҗрибәсе һәм традицияләре нигезендә уздырыла. Шулай ук әлеге конкурсның оештыручылары булып һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы да тора.

Буа ветеринария техникумы студентлары "Ел казанышлары-2018" һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе органнары арасында республика конкурсының сайлап алуда актив катнаштылар һәм турыдан-туры этабына уздылар. "Ел журналисты" номинацияләрендә - Илназ Хисамиев, "Техникум студентлар үзидарәсе органы", “Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы", "Елның иҗади шәхесе" - Камилә Мусина, "Ел проекты" - "Культурологик һәм этнологик тәрбия буенча студентлар проекты", "Ел старостасы" номинацияләрендә - Эльза Маклакова, "Ел җәмәгатьчесе" - Самат Фәсхетдинов, "Ел профессионалы" - Анжелика Таҗетдинова, "Студентлар фәнни җәмгыяте" - "Форпост-хокук тәртипләре"  Һәм "Ветеринар" фәнни җәмгыяте.

Аларга зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International