7 февральдә Парижда Халыкара эпизоотик бюро штаб-квартирасында (МЭБ) авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның МЭБ генераль директоры Моник Элуа белән эшлекле очрашуы булды. Яклар Россиядә эпизоотик хәл, безнең илнең МЭБ халыкара проектларында катнашуы һәм хезмәттәшлекнең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, халыкара эпизоотик бюро бөтен дөньяда азык-төлек продуктлары иминлеге гарантияләрен тәэмин итү буенча бурычларны нәтиҗәле хәл итә. Хайваннар авырулары барлыкка килүгә һәм таралуга каршы көрәш буенча әйдәп баручы халыкара оешма буларак, бюро илләргә имин терлекчелек продукциясе экспортын арттырырга мөмкинлек бирә. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, Россия өчен бу шулай ук төп бурыч булып тора.
Очрашуның төп темаларының берсе- Россия Федерациясенең вакцинациясез ящурдан азат зона исеменә ия булган ил буларак статусы турындагы мәсьәлә булды. Министр ассызыклаганча, Россия бу статусны торгызу өчен җитди эш алып бара. Шулай итеп, МЭБ җир өстендәге хайваннарның сәламәтлек кодексы таләпләре белән ящур буенча таләпләр гармонияләнгән – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының әлеге авыру буенча яңа ветеринария кагыйдәләрен раслау турында боерыгы чыгарылган.
Моннан тыш,Россиянең эре мөгезле терлегенең (БСЕ) губкообразлы энцефалопатияне контрольдә тота торган ил статусын алу эше дәвам итә.
Шулай ук яклар МЭБНЫҢ Россия профильле оешмалары, аерым алганда, хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге белән, шулай ук "Хайваннар һәм азык өчен дару чараларын сыйфат һәм стандартлаштыру буенча Бөтенроссия дәүләт үзәге" белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләрен карадылар.
Очрашу ахырында Дмитрий Патрушев Россиянең бюро белән нәтиҗәле диалогка һәм үзара файдалы эшкә ачык булуын билгеләп үтте, һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итүгә өмет белдерде.