Гаилә фермасы хуҗасы Грозныйдан күчеп килгән

2019 елның 8 феврале, җомга

Кайрево авылында ун йорт бар иде. Апрельдә тагын бер нигездә яши башлаганнар. Йорт хуҗасы чечен милләтле, дигәч кызыксынуыбыз чиккә җитте. Чит республика кешесе безнең районда перспективасыз бер авылны торгызып ята?! Фермасы бар, казлар тота?!

Хаҗиморат әйтүенчә, ул үз эшен башлар өчен уңайлы шартлары, аралашып яшәр өчен  халкы булган җирне эзләгән. Буа районында табигатьнең тыныч почмагындагы  Кайрево турында очраклы рәвештә генә белеп алган. Хәзер бу  аны бик үз иткән. Узган язда йорт сатып алып, терлекләр үрчетә башлаган. Иң кызыгы шәһәрдә үскән Хаҗиморат өчен авыл тормышы – карурман. Ләкин куркып калмый. Элеккеге хуҗалардан калган абзарларны тагын да зурайта. Гаилә коргач йортка  янкорма да өсти. Ульяновск өлкәсеннән 16 баш нәселле сыерлар кайтара. Иренмәсәң, бер дигән яшәргә мөмкин икәнен аңлый башлый ул.

Җирле халыкның бик дустанә булуын да әйтә ул. Кайдан ветеринар, кайдан бакча сукалаучы, кайдан азык табып булганлыгын иренмичә әйтәләр, юл күрсәтәләр, белмәгәнемне өйрәтәләр. Терлекләр сатып алгач ветеринарлар килеп, аларны тикшереп, барысын да аңлатып бирделәр. Хәзер дә сорашып кына торалар, ди.

Хуҗа хәзер терлекләр санын тагын да арттырган. Сыерлары бозаулаган. Алары 8 баш. Әле тагын абзарында әлләничә баш каз да асрый.

Хаҗиморат үзе дә, аның белән бергә кайткан улы да Кайревоның  табигате матур, диләр. Авылда кеше аз яшәгәнгә дә кыенсынмыйлар, терлекләрне чыгарып йөртергә урын күп булачак, диләр. 

Бер уңайдан унбер йортлы Кайрево урамнарыннан да әйләндек. Яшәүчеләр белән дә аралаштык. Алар унберенче йортка хуҗалар табылуга шатлануларын белдерделәр.  Яңа хуҗа эшле дә итә бит әле үзләрен.  Хәер, авылда җәйлеккә булса да тагын берничә йортны сатып алганнар булып чыкты. Димәк, Кайревода тормыш “тибәчәк” әле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International