Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гыйнвар ае өчен терлекчелек эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 8 феврале, җомга

7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Кышкы чорда сөт җитештерү-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен финанс чараларының төп чыганагы һәм әлеге мәсьәлә Министрлык тарафыннан даими контрольдә тотыла. (http://agro.tatarstan.ru/rus/oper.htm)
Авыл хуҗалыгы оешмалары агымдагы елның гыйнвар аенда 106 мең тонна сөт (узган елга карата 103%) һәм 33,2 мең тонна ит (бу 2018 елга карата 103%) җитештерделәр. Мөгезле эре терлек саны 722,5 мең баштан артык тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 241,2 мең баш. Бозаулар үрчеме 27,5 мең баштан артык тәшкил итә.

Министр урынбасары узган ел белән чагыштырганда сыерлар санын киметкән хуҗалыклар исемлегенә игътибар итте һәм муниципаль районнарга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы Республика оешмалары җитәкчеләрен шәхсән беркетү турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, республика бюджетында терлекләрнең баш санын саклап калу өчен 391 млн.сум күләмендә субсидия каралган. Бер сыер асраучылар өчен компенсация 2 мең сум тәшкил итәчәк, ике сыер – һәрберсенә 3 мең сум, өч һәм аннан да күбрәк – 4 мең сум.

Йомгаклар ясап, Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2019 елның 13 февраленнән 15 февраленә кадәр Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, күргәзмә урамы, 1 нче йорт (Халыкара Аэропорт) адресы буенча «Казан ЭКСПО» Халыкара сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак булачак коллегиясе турында игълан итте һәм муниципаль районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрен тармакның җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен булган резервларны җентекләп өйрәнергә һәм кулланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International