8 февральдә ел саен Россия фәне көне билгеләп үтелә, бу уңайдан бүген "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында "Яшь галим көне" уздырдылар.
Мәктәпкәчә белем бирүнең заманча стандарты балаларның инициативалылыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Барлык яшь төркемнәрендә педагоглар балалар белән тәҗрибә эксперименталь эшчәнлек оештырдылар. Көн дәвамында мини лабораторияләр эшләде, анда балалар белән су, һава һәм статик электр үзенчәлекләрен өйрәнү буенча тәҗрибә үткәрелде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз лабораторияләрендә "галимнәр" роленә ия булдылар. Мондый эш балаларда иҗади активлык үстерүдә булыша, тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксыну уята, дип ышана тәрбиячеләр.