Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган мини-футбол буенча ачык район турниры узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында 2006-2007 елгы егетләр арасында, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган мини-футбол буенча ачык район турниры узды.
Катнашучыларны сугышчы-интернационалистлар: Атнагулов Илгизәр, Арланов Анатолий, Мөхәммәтшин Рамил сәламләделәр. Алар шулай ук балаларга истәлекле бүләкләр, кубок, медальләр һәм грамоталар тапшырдылар.
Турнирда 9 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:1 урын - 5нче Гимназия; 2 урын- Р.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп; 3 урын - 2 нче Лицей.  Турнирның иң яхшы уенчылары: Органов Никита - 2нче Лицей; Ганиев Динар- 5нче гимназия. ⠀  Баширов Ленар - Р.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп. Истәлекле призларга Тиханов Артем, Гыйззәтуллин Азат, Әбулкарамов Адель лаек булды.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International