25-29 март көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә Халыкара театр көне уңаеннан «Мәдәни минимум» Бөтенроссия акциясе узачак.
Акция яшьләргә гамәлдәге мәдәни традицияләрне сакларга һәм яңаларын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук төрле буын вәкилләренең спектакльләрен карау өчен берләштерәчәк.
"Мәдәни минимум" кысаларында актив иҗади яшьләр дусларын, танышларын һәм туганнарын үз шәһәрләрендәге театр мәйданчыкларына чакырачак, анда махсус чаралар программасы әзерләнәчәк. Бу чараларда катнашу бушлай булачак. «Таврида» форумының «ВКонтакте» рәсми төркемендә акцияне үткәрү урыннары турында тулырак белергә мөмкин булачак (vk.com/tavridaforum). «Мәдәни минимум» үткәрүдә Мәскәүдә күпбаскычлы сайлап алу һәм укуны уңышлы узган акция координаторы – яшьләр эшләре Комитеты һәм «Таврида илчеләре» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр ярдәм итәчәк.
«Мәдәни минимум» акциясе яшьләргә һәм өлкән буынга театр сәнгатенә яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, мондый беренче акция 2018 елда узды һәм 50 000 кешедән кызыксыну уятты, алар сәнгать күргәзмәләрендә, театр куелышларында һәм кинопоказларда катнаштылар. Узган ел илебезнең 67 субъектында 3000 нән артык мәдәни мәйданчык җәлеп ителгән иде.
Чара Россия Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Таврида» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумында катнашучылар ярдәме белән Россия мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды.