Татарстанда гыйнвар аенда дуңгыз ите җитештерү арткан

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бу елның гыйнвар аенда республикада сәнәгать секторында тере авырлыкта 7 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән, бу 2018 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 6% ка артыграк.

2019 елның 1 февраленә алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы оешмаларында дуңгызлар саны 436,5 мең баш тәшкил итә, ягъни узган ел белән чагыштырганда 103% ка якын.

Дуңгыз ите җитештерү күләмен арттыруга "Камский Бекон" ҖЧҖ — 4 мең тонна (2018 елга карата 107%), "Авангард" ҖЧҖ — 1,5 мең тонна (109%), "ТатмитАгро" ҖЧҖ — 0,7 мең тонна. Шулай ук «Ялтау «АФ» ҖЧҖ, «Салман» ПСК ҖЧҖ, Пашков С. И., «Агроком» ҖЧҖ, «Нәүрүз» ҖЧҖ, «Тукаш» ҖЧҖ һәм «Феникс» ҖЧҖ дуңгызчылык белән уңышлы шөгыльләнәләр. Бу компанияләрдә һәм хуҗалыкларда 421 мең баш дуңгыз тупланган. Бу предприятиеләргә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелә торган дуңгызларның 98% ы туры килә.

"Камский Бекон" компаниясе 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә дуңгыз ите җитештерүче 20 эре предприятие арасына керде. Ә «Феникс» авыл хуҗалыгы предприятиесе узган елда 800 дуңгызга исәпләнгән заманча югары технологияле дуңгызчылык комплексын төзеде һәм файдалануга тапшырды. Проект елына 4 мең тонна дуңгыз ите җитештерүгә исәпләнгән. Бүгенге көндә «Феникс» ның гамәлдәге мәйданчыкларында дуңгызлар саны 8 мең баш тәшкил итә. Хәзерге вакытта предприятиедә 1600 дуңгызга исәпләнгән комплекс төзелешенең икенче этабын проектлау буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International