Буада кино сәнгате әһелләре кино турында фикер алыштылар

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль кино учреждениеләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашында "2019 елга эш планнары турында" зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда "ТАТАРКИНО" ТР ДБУК директоры Миләүшә Айтуганова, кинопрокат һәм кино күрсәтү буенча директор урынбасары Рәис Садриев, кинопрокат һәм кино күрсәтү бүлеге башлыгы Фирая Вәлиева, җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Регина Шиһабетдинова, шулай ук Әлки, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче районнары кино учреждениеләре директорлары һәм методистлары катнашты.
Семинар барышында 2019 елга фильмнар репертуары, максатчан сәясәт, республика халкына хезмәт күрсәтү буенча дәүләт программасы турында актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Чара ахырында семинарда катнашучылар З. Кадыйрованың "Язмыш сынавы" спектаклен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International